Россия Дәүләт Думасының Икътисади сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин Апас районының көмеш волонтерлары белән очрашып, аларның фидакарь хезмәтенә югары бәя бирде.
“Фәрештәнең алтын куллары” Бөтенроссия волонтерлар хәрәкәте кысаларында эшләп килүче районның “Көмеш волонтерлар” төркеме бүген изге күңелле, оста куллы райондашларны берләштерә. Аларның сафы елдан-ел киңәя, Ватан сагында торучы егетләргә ярдәм итәргә теләүчеләр саны арта бара.
Волонтерлар махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләр һәм госпитальләрдә дәваланучы яралылар өчен кирәкле әйберләр әзерли. Алар тактик носилкалар, волокуша-носилкалар, сумка-янчыклар, җылылыкны саклаучы одеяллар, дроннарга каршы ятьмәләр, маскировка челтәрләре үрә, коры душлар әзерли. Моннан тыш, госпитальләрдә дәваланучы яралылар өчен махсус киемнәр дә тегәләр.
Бу игелекле хезмәтнең кадере зур. Яу кырындагы хәрбиләрдән рәхмәт сүзләре өзелми, ә волонтерларның үзләре дә җәмәгатьчелек һәм җитәкчелек тарафыннан даими хөрмәтләнеп килә. Максим Топилин ихлас рәхмәт сүзләрен җиткереп, иң актив булган көмеш волонтерларга Рәхмәт хатларын тапшырды.
Очрашуда район башлыгы Айрат Җиһаншин да волонтерларга хөрмәтен белдереп Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Ул районда алып барылган әлеге игелекле эшнең әһәмиятен билгеләп үтте, алга таба да бердәм булып хезмәт итәргә чакырды.
Районның “Көмеш волонтерлар” төркеме җитәкчесе Сания Сафиуллина исә волонтерлар хезмәтен күреп, югары бәяләгән җитәкчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ул күрсәтелгән игътибарның волонтерлар өчен зур дәрәҗә булуын һәм ярдәм чаралары әзерләүдә тагын да зур этәргеч булуын билгеләп үтте.
Нет комментариев