Яшүсмерләр-гаилә кичәләре “Татарстанда җәй” проекты, “Күрше” фестивале кысаларында “Алдынгылар хәрәкәте” тарафыннан оештырыла.
(1 июль, “Апастово-информ”).
“Бию” кичәсе район мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкта башланып китте. Бирегә яшь егетләр һәм кызлар, балалар җыелды. Алар янәшәсендә әти-әниләр дә, әби-бабалар да рәхәтләнеп ял итте.
Район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров һәркемне җылы сәламләп, күңелле кичләр теләде.
Диджеинг курсларында өйрәнү узган Апас кызы Зилә Садыйкова-ди-джей Зилек күңелле көйләр куеп, һәркемне биетте. Кичәне алып баручылар да “Алдынгылар хәрәкәте” активистлары булды. Ә аларның җитәкчеләре Гөлназ Хантимирова һәм Румия Идрисова кунакларны җиләк-җимешләрдән тәмле коктейль әзерләп сыйлады.
Биредә мастер класслар да тәкъдим ителде. Егетләр һәм кызлар киемнәрне декорацияләү аквагрим, беләзек ясау буенча остаханәләрдә катнаштылар, бию баттлында ярыштылар, уеннар уйнадылар.
Нет комментариев