Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять һәм без

Апаста гаиләләренең 80 проценты Ана капиталы акчаларын торак өчен файдаланган

Социаль фонд «Демография» илкүләм проектын гамәлгә ашыруны дәвам итә.

- 2025 елның 1 февраленнән Ана капиталы 9,5 процентка индексацияләнеп, аның күләме беренче балага - 690 мең сум, ә икенче һәм аннан соңгы сабыйга 912 мең сумны тәшкил итте. 2026 елда Ана капиталы 5,6 процентка индексацияләнеп, аның күләме беренче балага - 729 мең сум, ә икенче сабыйга 963 мең сум булачак. Ана капиталы Сертификаты электрон рәвештә билгеләнә. Район гаиләләренең 80 проценты ана капиталы акчаларын файдаланды Аларның күбесе торак шартларын яхшыртуга юнәлтелгән, - ди Илгизәр Вәлиәхмәтов.  


2026 елның 1 гыйнварыннан Россиядә балалар һәм йөкле хатын-кызларга бердәм пособие, шулай ук эшләмәүчеләр өчен бала карау буенча пособие билгеләү шартлары үзгәрә. Төп яңалык - гаиләнең минималь кеременә бәйле. Хәзер җан башына уртача керем хисап чорына 8 МРОТ тәшкил итәргә тиеш. 2026 елның 1 гыйнварыннан Федераль МРОТ аена 27 093 сум тәшкил итә. Шулай итеп, керем 216 мең 700 сумнан ким булмаска тиеш. Алиментлар түләүдә дә үзгәрешләр бар. Февраль аенда гаиләләр түләүләрне яңа күләмдә алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев