Районда Татарстан Республикасы спартакиадасы кысаларында һөнәри белем бирү оешмалары студентлары арасында Бөтенроссия ГТО җәйге фестиваленең региональ финалы башланды.
(22 май, “Апастово-информ”).
Фестивальдә республиканың 25 уку йортыннан килгән студентлар көч сынаша. Ярышларны тантаналы рәвештә район башлыгы Айрат Җиһаншин ачып җибәрде.
- Безнең Апас җирендә сезне сәламләвемә шатмын. Районыбыз мәйданчыгын сайлавыгыз өчен зур рәхмәт. Сезгә зур җиңүләр, уңышлар телим. Һөнәри белем алучы яшьләрнең спортта да актив булуы куанычлы. Сез һәрчак сәламәт яшәү рәвеше үрнәге булып торасыз. Ярышлар имгәнүсез үтсен, яхшы нәтиҗәләр күрсәтергә язсын, - диде ул.
Чарада шулай ук Татарстан Республикасының “Хезмәткә һәм оборонага әзер” төбәк иҗтимагый оешмасы идарәсе рәисе Эдуард Иванов, Татарстан Республикасының “Буревестник” спорт җәмгыяте рәисе, Россия студентлар спорт союзы башкарма комитеты әгъзасы Эмир Харисов, Татарстан Республикасы һөнәри белем бирү оешмалары спартакиадасының баш судьясы Сергей Севодин катнашты.
Фестивальнең беренче көнендә студентлар урыннан озынлыкка сикерү, турникта тартылу, гәүдә күтәрү, ату һәм башка спорт төрләре буенча көч сынашты.
Ярышлар өч көн дәвам итәчәк.
Нет комментариев