Апаста “Яшь десантчы” палаткалы лагере эшли
“Яшь десантчы” хәрби-патриотик лагере 22 июньдә ачылды.
Палаткалы лагерьда 6 сменада 400 бала ял итәчәк. Бирегә Апас, Югары Ослан, Кайбыч, Буа, Чүпрәле, Кама Тамагы, Тәтеш районы балалары килгән.
Укучылар ату, автомат сүтеп-җыю белән шөгыльләнә, йөгерә, ГТО нормативлары тапшыра, парашюттан сикерергә әзерләнә. 7 көндә күп әйбергә өйрәнәчәкләр.
“Лагерь патриотик тәрбия бирә, тормышка, хәрби хезмәткә әзерли”, - ди Марсель Хисамов.
Лагерь барышы белән район башлыгы Айрат Җиһаншин да танышты. Ул балалар белән аралашты, яшәү шартлары белән танышты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев