Апаста кадрлар алмашы
Җәмгыять һәм без

Апаста кадрлар алмашы

Районның социаль яклау идарәсенә яңа җитәкче билгеләнде. Район башкарма комитеты җитәкчесе Булат Әхмәтҗанов коллективка Лилия Зәйнуллинаны тәкъдим итте.

Әлегә кадәр социаль яклау идарәсе җитәкчесе булып эшләгән Зөлфия Гайнуллина лаеклы ялга китте. 

“Зөлфия Фатыйх кызы зур хезмәт башкарды. Озак еллар эшләп, ул дус, тырыш коллектив булдырды. Лилия Заһир кызына да зур уңышлар телибез, барлык яхшы сыйфатларны саклап, яңалыкка омтылып эшләргә язсын”, - диде җитәкче.


Нет комментариев