Апаста “Минем беренче намазым” чарасы узды
Җәмгыять һәм без

Апаста “Минем беренче намазым” чарасы узды

“Хәҗәр” үзәгендә яшь ханымнар һәм туташлар өчен “Минем беренче намазым” исемле чара узды.

Очрашу Коръән уку һәм дога белән башланып китте. Катнашучылар өчен “Намаз уку кагыйдәләре” темасына лекция-дәрес һәм яулык бәйләү буенча мастер-класс үткәрелде. 

Чәй табыны артында җылы аралашу вакытында яшь мөслимәләр үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Оештыручылар чарада катнашкан һәм ярдәм күрсәткән барлык кардәшләргә рәхмәт белдерә. Бу хакта макстагы “Апаста дини хәят” каналында язылган.


Нет комментариев