Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять һәм без

Апаста Нәүрүз бәйрәме узды

Райондашлар бергәләп кышны озаттылар, җырлап-биеп, ямьле язны каршы алдылар.

(21 март, “Апастово-информ”).
Халкыбыз йолаларын, гореф-гадәтләрен саклап килүче Нәүрүз - язны каршылау бәйрәмен уздыру матур традициягә әверелде. 21 март иртәсендә дә Апаска җыр-моң таралды. Район мәдәният йорты янәшәсендәге мәйданчыкта сәүдә рәтләре эшләде, дәртле җырлар, шат авазлар яңгырап торды.
Өлкәннәр дә, нәниләр дә рәхәтләнеп күңел ачтылар. Спорт уеннарында катнаштылар, кул көрәштерү буенча да көчләрен сынап карадылар.
Район башлыгы Айрат Җиһаншин халыкны җылы сәламләп, бәйрәм котлауларын ирештерде.
“Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үтү борынгыдан килә. Районда бергәләп кышны озату, язны каршы алу матур традиция буларак яши. Апасыбыз авыл хуҗалыгы районы булгач, яз кызу эшкә тотыну чоры да булып тора. Тиздән язгы кыр эшләре, чәчү дә башланып китәр. Яз сәламәтлек, нәтиҗәле эшләр, уңышлар алып килсен. Авыл хуҗалыгы буенча нәтиҗәләребез икеләтә артсын. Бердәм булганда, зур уңышларга ирешергә була. Нәүрүз мөбарәк булсын”, - диде район башлыгы Айрат Җиһаншин.
Бәйрәм истәлекле мизгелләргә дә бай булды. “Шәп сани” бәйгесенә йомгак ясалды. Җиңүчеләр район башлыгы тарафыннан Дипломнар белән бүләкләнделәр.
Районыбызның авыл җирлекләре, фермерлар, оешма-предприятиеләр, эшмәкәрләр халыкка үзләрендә җиткерелгән азык-төлек, авыл хуҗалыгы продукцияләрен тәкъдим иттеләр.
“Нәүрүз бәйрәме кысаларында авыл хуҗалыгы ярминкәсе уза. Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре үз продукцияләре белән килгәннәр. Үзләрендә җитештерелгән катнаш азыклар, он, печән тәкъдим итәләр. Бу шәхси ярдәмчел хуҗалыклар һәм халык өчен зур ярдәм”, - дип билгеләп үтте район башкарма комитеты җитәкчесе Булат Әхмәтҗанов.
Соңыннан райондашлар бергәләп Карачкы януын күзәттеләр. Һәркем киләсе кышларны да исән-имин, тынычлык белән каршы алырга язсын, хәерле язлар килсен, дигән изге теләктә булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев