Апаста салмыш шофер очраган
Җәмгыять һәм без

Апаста салмыш шофер очраган

Район юлларында салмыш килеш руль артына утырып юлга чыгучылар очрап тора.

Июнь төнендә Апас урамы буйлап хәрәкәт итәргә уйлаган машина йөртүченең дә сәфәре күңелсез тәмамланган. Ул йорты яныннан ерак китә алмаган. Бик тиз ДАИ инспекторларына юлыккан. Исереклек билгеләре булган машина йөртүче алкотестер тикшерүеннән дә баш тарткан һәм район хастаханәсенә алып барылган. Тик ул анда да тикшеренү узарга теләмәгән. Юл сакчылары тарафыннан машина йөртүчегә беркетмә төзелгән. Аның машинасы штрафстоянкага озатылган. Хәзер аңа 1,5 елдан 2 елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү һәм 45 мең сум күләмендә штраф яный. 

- Алкоголь хәрәкәтне контрольдә тоту мөмкинлеген тоткарлый. Исерек хәлдә игътибар бетә, хәрәкәтләрне координацияләү бозыла, реакция кими. Аек булмаган машина йөртүчеләр хәрәкәт тизлеген арттыра, куркыныч маневрлар ясый, светофорларның юл билгеләре һәм сигналлары таләпләрен санга сукмый, һәм, тикшерүләр күрсәткәнчә, кешеләр җәрәхәтенә һәм үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәтләрендә катнашучылар яки гаепле булалар, - дип кисәтә ДАИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.


Нет комментариев