Районның ДАИ хезмәткәрләре юл уртасыннан баручы велосипедчы белән очрашкан.
(1 июнь, “Апастово-информ”).
Ул үзе белән бала да утыртып чыккан. Аралаша торгач, ир кешенең салмыш булуы ачыкланган. Әлеге кешенең үзенә дә, балага да нинди куркыныч янаганын алар аңламый. Бәхетсезлек очрагы килеп чыккач, үкенүдән файда булмавын да башларына китерми.
“Әгәр егәрлек 250 Вттан артып китсә, идарә итү өчен М категорияле машина йөртү таныклыгы (мопедлар, скутерлар һәм квадроцикллар өчен) таләп ителә. Аны автомәктәптә укыганнан һәм имтиханнар тапшырганнан соң 16 яшьтән алырга мөмкин. Шулай ук М категориясен теләсә-нинди башка хокуклар алганда автомат рәвештә бирәләр”, - ди юл сакчылары.
Электр велосипедлары өчен хәрәкәт кагыйдәләре (егәрлек һәм тизлек буенча чикләүләрне үтәгән очракта) гадәти велосипедлар өчен кагыйдәләргә тәңгәл. Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 24.2 пункты нигезендә хәрәкәт итәргә мөмкин: велосипед юллары буенча (әгәр алар булса); машина юлының уң ягында (юл читеннән 1 метрдан да ары түгел); тротуар яки җәяүлеләр зонасы буенча - әгәр сез 14 яшькә кадәрге баланы велосипедта озатып йөрсәгез яки аны йөртсәгез генә.
Йөрү тыела: автомагистральләр буенча; «велосипедта йөрү тыела» билгесе куелган юлларда; маршрут транспорт чаралары өчен полоса буенча. Күпчелек тротуарларда электровелосипедлар тыелган-моның өчен 3 000 сум штраф каралган (КоАПның 12.29 маддәсе).
ЭЛЕКТРОВЕЛОСИПЕД кулланганда юл йөрү кагыйдәләрен бозу өчен административ штрафлар каралган. Мәсәлән, исерек хәлдә яки хокуксыз йөргән өчен. Юл-транспорт һәлакәте яки кагыйдәләрне бозган очракта җаваплылык мопед яки мотоцикл хуҗаларыныкы кебек үк булачак.
Нет комментариев