Татарстанда автомобиль һәлакәтендә гаеплеләрдән зыян күрүчене вертолет белән йөрткән өчен акча түләттеләр. Бу хакта Идел буе транспорт прокуратурасы хәбәр итә.
Юл-транспорт һәлакәте 2025 елның маенда Яр Чаллыда булган. «Лада Приора»ның 19 яшьлек йөртүчесе һәм йөк машинасының 41 яшьлек йөртүчесе юл йөрү кагыйдәләрен бозган һәм бәрелешкән. Һәлакәт нәтиҗәсендә җиңел машина пассажиры имгәнгән, һәм аны йөртү өчен санитария вертолеты кирәк булган. Алга таба суд ике машина йөртүчене дә гаепле дип таныды.
Кама транспорт прокуроры авариядә гаеплеләргә карата дәгъва белән судка мөрәҗәгать иткән, алардан авиаташу өчен түләүгә тотылган акчаны төбәк бюджетына кайтаруны таләп иткән. Суд җавап бирүчеләрдән 94 мең сум түләткән. Суд карарын үтәү прокуратура контролендә тора, дип ачыклык керттеләр күзәтчелек ведомствосында.
Чыганак – “Татар-информ”.
Нет комментариев