Җәмгыять һәм без

Балалар порносы һәм азгын гамәлләре өчен 35 яшьлек ир-ат ТРда судка барачак

Татарстанда Ростов өлкәсендә яшәүче 35 яшьлек кешене хөкем итәчәкләр.

Ир-атны сексуаль характердагы җинаятьләрдә гаеплиләр, алар арасында балаларның порнографик сурәтләре төшерелгән материаллар әзерләү, балаларны порнографик материаллар әзерләү максатларында куллану, шулай ук азгын гамәлләр һ. б.
Тикшерү мәгълүматлары буенча, ир-ат 2025 елда Казанда акча эшләгән. Интернет аша ул Байкал арты краенда яшәүче өч кечкенә кызга карата хокукка каршы гамәлләр кылган. Кызларның берсенең әти-әнисе аның ир-ат белән язышуын белгәч, алар хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткәннәр, һәм җинаятьченең гамәлләре туктатылган. Гаепләнүче сак астында. Җинаять эше судка җибәрелгән, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе.


Чыганак – “Татар-информ”.


Нет комментариев