Җәмгыять һәм без

Балаларны уллыкка алганда социаль түләүләр мәсьәләләре буенча кайнар линия уза

Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсендә 17 июльдә ятим балаларны уллыкка алганда бер тапкыр бирелә торган түләүләр мәсьәләләре буенча кайнар линия узачак.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белгечләре халык сорауларына 10:00 дән 12:00 гә кадәр җавап бирәчәк.
Консультацияне 221-80-35 телефоны буенча алырга мөмкин.

Чыганак “Татар-информ”.


Нет комментариев