“Балкыш” фестиваленә әзерлек башланды
Татарстанда ветераннар катнашындагы IX Балкыш республика фестиваленә әзерлек старт алды.
Татарстанда “Балкыш” ветераннар фестиваленең тугызынчы сезонына әзерлек эшләре башланды. Республика буенча өлкән буын вәкилләре 11 номинациядә – вокалдан алып нәфис сүзгә кадәр – сәхнәгә чыгачак. Бу хакта ТР Финанс министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фестивальнең төп максаты – өлкән яшьтәге кешеләр үзләрен иҗади яктан сынау, аларның социаль активлыгын арттыру һәм мәдәни тормышка җәлеп итү.
Бәйге программасында хор һәм вокаль-инструменталь коллективлар, инструменталь ансамбльләр, бию төркемнәре, шулай ук төрле жанрда чыгыш ясаучы солистлар һәм нәфис сүз осталары катнашачак.
IX фестивальне оештыру һәм уздыру өчен Татарстан Республикасы бюджетыннан 10 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән.
Бу хакта “Татар-информ” хәбәрендә язылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев