Рособрнадзор Бердәм дәүләт имтиханына алып керергә рөхсәт ителгән азык-төлек исемлеген атаган.
“Белдерүдә әйтелгәнчә, укучылар имтиханга шоколад, банан, йогурт һәм газсыз су алып килә ала. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә”, - дип яза “Татар-информ”.
Ведомство аңлатуынча, аудиториягә бары тик газсыз су гына кертү рөхсәт ителә. Газлы эчемлекләрне алып керергә ярамый, чөнки шешәне ачкан вакытта алар имтихан материалларына зыян салырга мөмкин.
Шулай ук имтихан вакытында ашау-эчү тыелмый, әмма бу башкаларга комачауламаслык итеп башкарылырга тиеш. Рособрнадзор азык-төлек төргәкләрендә яки шешәләрдә имтихан биремнәренә кагылышлы язмалар булмаска тиешлеген дә искәртте.
Чыганак “Татар-информ”.
Нет комментариев