Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять һәм без

БДИны вакытыннан алда кемнәр тапшыра алачагы билгеле булды

«Вакытыннан алда тапшыру, беренче чиратта, төп чорда имтиханнарда катнашу мөмкинлеге булмаганнар өчен каралган. Бу – ярышларга китүче спортчылар, әһәмиятле иҗади чараларда катнашучылар, дәваланучы чыгарылыш сыйныф укучылары, шулай ук укуны экстерн тәртибендә тәмамлаучы кайбер категориядәге белем алучылар», – дигән Дәүләт Думасының Мәгариф комитеты әгъзасы Анна Скрозникова.

Моннан тыш, төп имтихан кампаниясендә катнаша алмау өчен җитди сәбәпләре булган очракта, узган елгы чыгарылыш сыйныф укучыларына һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары студентларына да БДИны вакытыннан алда тапшырырга рөхсәт ителә.

Имтихан бирергә рөхсәт алу өчен гариза язарга һәм моны раслаучы документлар тәкъдим итәргә кирәк, шуннан соң РФ субъектының дәүләт имтихан комиссиясе тиешле карар кабул итәчәк.

 

Чыганак: интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев