Бу хакта ул социаль челтәрләрдә хәбәр итте, дип яза “Татар-информ”.
Элегрәк “Татар-информ " хәбәр иткәнчә, Түбән Каманың аерым предприятиеләре БПЛА һөҗүме вакытында зыян күргән. Моннан тыш, берничә кеше җиңелчә җәрәхәтләр алган. Аларга инде барлык кирәкле медицина ярдәме күрсәтелгән, аларның тормышына берни дә янамый.
“Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов кушуы буенча нәтиҗәләрне бетерү һәм ярдәм күрсәтү процессын даими шәхси контрольдә тотам”, – дип язган Беляев. Ул билгеләп үткәнчә, һөҗүм нәтиҗәләре оператив рәвештә бетерелә, ә барлык хезмәтләр дә оешкан төстә эшли. “Сездән тынычлык саклавыгызны һәм мәгълүматка рәсми чыганаклардан гына ышануыгызны сорыйм", – дип өндәгән Түбән Кама мэры.
Чыганак: “Татар-информ”.
Нет комментариев