“Бер телем ипигә тилмереп үстек”, - дип искә алды сугыш елларын Дүртиле авылыннан Сария апа Сафина
Җәмгыять һәм без

“Бер телем ипигә тилмереп үстек”, - дип искә алды сугыш елларын Дүртиле авылыннан Сария апа Сафина

Ленинград блокадасы шаһиты Сария апа Сафина район башлыгы Айрат Җиһаншин, банк һәм нефть компаниясе исеменнән күчтәнәчләр алды.

 (14 май. “Апастово-информ”).


Ленинград чолганышының тере шаһиты булган Сария апа Сафинага күчтәнәчләрне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова тапшырды һәм Бөек Җиңү бәйрәме белән тәбрикләп иң изге теләкләрен җиткерде.


“Ул вакытта бер кисәк ипине дә карточка белән генә бирәләр иде. Шул ипи телеменә дә бик сөенә идек. Ачлык-ялангачлык, юклык замана. Авылга кайткач та, авырлыклар бетмәде. Яшәргә хәтта йортыбыз да юк иде, йорттан-йортка йөреп яшәргә туры килде”, - дип искә ала тормыш авырлыкларын Сария апа. 

Сария апа бүгенге көндә балалары янәшәсендә Казанда гомер итә.


Нет комментариев