Беренче сыйныф укучылары өчен сентябрьдән декабрьгә кадәр дәресләр 35 минуттан артмаска тиеш.
Россия Мәгариф министрлыгының методик тәкъдимнәренә ярашлы, беренче сыйныф укучылары өчен сентябрьдән декабрьгә кадәр дәресләр 35 минуттан, ә гыйнвардан майга кадәр 40 минуттан артмаска тиеш.
2-11 сыйныфларда дәресләрнең дәвамлылыгы - 45 минут. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен дәресләр 40 минут дәвам итә.
Чыганак “Татар-информ”.
Нет комментариев