Биеш авылының “Рябинушка” ансамбле 30 еллык юбилеен билгеләп узды
Җәмгыять һәм без

Биеш авылының “Рябинушка” ансамбле 30 еллык юбилеен билгеләп узды

Биеш авылында “Рябинушка” үзешчән халык коллективының оешуына 30 ел тулу уңаеннан матур бәйрәм чарасы узды.

(15 май, “Апастово-информ”).


  Биеш мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Рябинушка” ансамблен районыбызда белмәгән, аларның чыгышларын тыңлап сокланмаган кеше юктыр. Алар районда узучы һәр чарада актив катнашып, тамашачыларга рус халык җырларын бүләк итәләр. Коллектив район, республикакүләм һәм халыкара бәйгеләрдә призлы урыннар яулап, зур уңышларга ирешә.
Биеш авылының матур табигать кочагында ансамбльнең 30 еллык юбилее билгеләп үтелде. Бәйрәмгә районыбызның үзешчән коллективлары, авыл халкы һәм кунаклар җыелды. Юбилей кичәсе җыр-моң, матур чыгышлар белән үрелеп барды.
“Рябинушка” ансамбле хөрмәтенә бик күп җылы сүзләр әйтелде, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Район башлыгы Айрат Җиһаншин исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова тәбрикләде һәм район башлыгының Рәхмәт хатын һәм бүләген тапшырды.
– Сезне күркәм юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйм. Сез “Халык ансамбле” исеменә лаек булган көчле коллектив. Исем алу - бер нәрсә, ә тамашачы мәхәббәтен һәм халык хөрмәтен яулау - үзе зур горурлык. Сез һәрчак күңелләргә үтеп керерлек җырларыгыз, якты чыгышларыгыз белән безне сөендерәсез. Сезгә кушылып җырлыйсы да, биисе дә килә. Без сезнең белән чиксез горурланабыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, иҗади уңышлар телим. Алдагы елларда да үзегезнең матур чыгышларыгыз белән безне куандырып яшәгез, - диде ул.
Шулай ук район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев ансамбльгә иң җылы теләкләрен җиткереп, музыка иҗһазы бүләк итте. Авыл җирлеге башлыгы Рамил Вәлиев һәм район ветераннар советы җитәкчесе Гөлнур Насыйбуллина да коллективны тәбрикләп, бүләкләр тапшырдылар.
“Рябинушка” ансамбле 1996нчы елда Биеш авыл мәдәният йорты директоры Решетникова Людмила Алексеевна җитәкчелегендә оеша. Ул рус халык җырларын һәм гореф-гадәтләрен яратучы кешеләрне бер коллективка туплый ала. Ансамбль әгъзалары төрле тармакларда хезмәт куйсалар да, аларны җырга, сәнгатькә һәм сәхнәгә мәхәббәт берләштерә.
Коллективның беренче составында җиде кеше була. Еллар узу белән рус халык җырын яратучылар саны арта, ансамбльгә яңа катнашучылар кушыла. Бүгенге көндә “Рябинушка” ансамблендә 16дан артык кеше иҗат итә.


Нет комментариев