Бер тапкырга 100 мең сум акчаны сугыш инвалидларына һәм ветераннарына Татарстанда Җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан түләргә планлаштыралар.
Республика Рәисенең тиешле Указы проекты хәзерге вакытта коррупциягә каршы экспертиза уза.
Документта күрсәтелгәнчә, түләүләр 2026 елның маенда башкарылырга тиеш. Аларны алу хокукына Бөек Ватан сугышы инвалидлары, шулай ук 1995 елның 12 гыйнварындагы 5-ФЗ санлы «Ветераннар турында» федераль законда каралган категорияләргә керүче сугыш ветераннары ия булачак.
Нет комментариев