Бөгелмәдә кыйммәтле әйберләр урлау очраклары арткан
Бөгелмәдә яшәүче хатын-кыз, кунакларына бизәнү әйберләрен күрсәтеп мактангач, 200 мең сумлык милкен югалткан.
ТР Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, берничә көннән соң килгән 30 яшьлек танышы хуҗабикә йоклаган арада тартмадагы кыйммәтле әйберләрне урлап, аларны ломбардка тапшырган. Ул якынча 120 мең сум акча алган, әмма бизәнү әйберләренең бер өлешен югалткан.
Шундый ук очрак Подгорный бистәсендә дә теркәлгән. 41 яшьлек ир-ат иртән торгач, 30 мең сумлык никах балдагы югалуын ачыклаган. Соңрак аны элек хөкем ителгән 40 яшьлек хатын-кыз урлап, ломбардка тапшырганы билгеле булган.
Ике очракта да гаепләнүчеләр үз гаепләрен таныган.
Бу хакта “Татар-информ” хәбәрендә язылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев