Борнашлылар өмәгә чыкты
Җәмгыять һәм без

Борнашлылар өмәгә чыкты

Борнаш авылы зиратында өмә узды.

(20 май, “Апастово-информ”). 


Әлеге изге эшкә өлкәннәр дә, яшьләр дә кушылды. Бердәм булып корыган агачларны җыештырып, зират тирәсен чүп-чардан, яфраклардан һәм коры үләннән чистартып, каберлекләрне дә пөхтәләп куйдылар. 


Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел, диләр. Каберләрне чистартып, зиратларны тәртиптә тоту – исәннәрнең изге бурычы. Борнаш авылы халкы да әлеге гыйбарәне аңлап яши һәм изге гамәлләрдән читтә калмый.


Нет комментариев