Бу хакта бүген «Татар-информ»дагы матбугат очрашуында ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина июль аендагы санитар-эпидемиологик хәл турында сөйләде.
«Сентябрьдән башланучы кискен вируслы һәм сулыш юллары инфекцияләре сезоны якынлаша. Хәзерге вакытта хәл бу чорга хас. Атна саен якынча 4,5 мең очрак теркәлә. Әлегә грипп очраклары булмаса да, бүген инде халыкны ничек вакцинацияләү турында кайгыртырга кирәк», – дип билгеләде ул.
Любовь Авдонина республиканың 2,5 млн кешесен вакцинацияләү планлаштырылуын өстәде.
«Һәр эш бирүче вакцинацияләнгән хезмәткәрләрнең 70% охватын тәэмин итәргә тиеш, моның өчен коллективта инфекция таралуын булдырмау максатыннан», – дип сөйләде ул.
Нет комментариев