Җәмгыять һәм без

Чаллыда кабат исерек килеш рульгә утырган ир-ат колониягә озатылды

“Чаллы шәһәр суды исерек хәлдә автомобиль белән идарә иткән ир-атка карата чираттагы хөкем карарын чыгарды. Бу турыда судның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр”, - дип яза “Татар-информ”.

Ачыкланганча, әлеге кеше моңа кадәр дә шундый ук хокук бозулар өчен җаваплылыкка тартылган булган. 2020 елның декабрендә аны исерек килеш машина йөрткән өчен 4 айга колониягә хөкем иткәннәр. Соңрак, 2024 елның июнендә, кабат шул ук гаебе өчен ир-ат 8 айга ирегеннән мәхрүм ителгән.
Шуңа да карамастан, ул тиешле нәтиҗә ясамаган. 2026 елның 7 гыйнварында яңадан исерек хәлдә руль артына утырган.
Суд карары нигезендә, гаепләнүче 10 айга гомуми режимлы төзәтү колониясенә җибәрелгән. Моннан тыш, аның “ВАЗ-211440” автомобиле дәүләт кеременә конфискацияләнгән.


Чыганак “Татар-информ”.


Нет комментариев