Чаллыда тикшерү часте башлыгы урынбасары сак астына алынган
Чаллы шәһәре Эчке эшләр идарәсенең тикшерү часте башлыгы урынбасары Елена Ганиева сак астына алынган. Бу хакта шәһәр судының матбугат хезмәте хәбәр итте, - дип яза “Татар-информ”.
Тикшерү версиясе буенча, ул җинаять эше материалларында дәлилләрне фальсификацияләүдә шикләнелә.
Элегрәк, мәгълүмат чараларында хәбәр ителгәнчә, Ганиева шикләнелүчеләрнең берсеннән сорау алу беркетмәсенә аңлы рәвештә ялган мәгълүмат керткән булырга мөмкин.
Шулай ук, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте белдергәнчә, әлеге эш кысаларында полициянең кайбер хезмәткәрләре дә җаваплылыктан качарга ярдәм итүдә шикләнелә.
Чыганак “Татар-информ”
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев