Чистайда кулланылган шиннар өеме табылган
“Чистай районы территориясен күчмә тикшерү барышында Идел-Кама Росприроднадзор идарәсе инспекторлары табигатьне саклау законнарын бозу очрагын ачыклаган. Бу хакта ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә”, - дип язган “Татар-информ”.
Экологлар бер җир кишәрлегендә җитештерү һәм куллану калдыкларын рөхсәтсез урнаштыру фактын теркәгән. Сүз металл каркаслы кулланылган автомобиль шиннары турында бара.
“Татар-информ” хәбәрендә язылганча, тикшерү нәтиҗәләре буенча шәһәр башкарма комитеты адресына табигатьне саклау таләпләрен бозуның ярамавы һәм ачыкланган хокук бозуны бетерү кирәклеге турында кисәтү җибәрелгән.
Ведомствода искәртүләренчә, җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш иткәндә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәгән өчен җаваплылык каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев