Дәүләки мәчетенә сугыш чоры балалары килде
Җәмгыять һәм без

Дәүләки мәчетенә сугыш чоры балалары килде

Бөек Җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан Дәүләки авылы мәчетендә сугыш чоры балалары очрашты.

(15 май, “Апастово-информ”). 


Ак яулыклы апаларга районның өлкән мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиевның, Дәүләки авылы имамы Ильяс хәзрәт Габбасовның изте теләкләре җиткерелде. Изге дога асларында хатирәләр яңарды. Барлык апаларга да ак яулыклар бүләк ителде. 


“Алар - сугыш чоры балалары. Бик яшь килеш коточкыч сугышның ачы хәсрәтен үз җилкәләрендә татыган сабыр йөрәкле ханымнар. Аларның кайберләре әтиләрен бер күргәндер. Кайберләре йөзен дә хәтерләмидер, ә кайберләре әтиләре һәлак булганда хәтта тумаган да булгандыр... Алар ана назын да бик аз татыган, чөнки бөтен тормыш йөге тылдагы хатын-кызлар җилкәсендә булган. Авыр хезмәт белән үтелгән еллар сезнең хәтердә. Рәхмәт хезмәтегез өчен”, - диде Ильяс хәзрәт.


Мәчеткә җыелган апалар күңелләре булганчы сөйләштеләр, хезмәт елларына сәяхәт иттеләр.


Нет комментариев