Җәмгыять һәм без

Дәүләт торак фонды ел башыннан бирле 1,2 меңнән артык татарстан гаиләсен торак белән тәэмин итте

Торак кертү буенча еллык план 43 % үтәлгән

Дәүләт торак фондының социаль ипотека программасы кысаларында ел башыннан бирле 1279 татарстан гаиләсе торак шартларын яхшырткан. Татарстан буенча барлыгы 65,1 мең кв. м мәйданлы 31 йөкләмә файдалануга тапшырылган. Бу еллык планның гомуми күләменең 43,2 % ын тәшкил итә.

Барлык фатирлар да яңа күченүчеләргә тулысынча яшәүгә әзер итеп тапшырылган: анда ремонт эшләнгән, сантехника, датчиклар, исәп алу приборлары һәм электр (газ) плитәләре урнаштырылган.

Барлыгы 2026 елда Дәүләт торак фонды социаль ипотека программасы буенча 3123 татарстан гаиләсен торак белән тәэмин итүне планлаштыра. Моның өчен Татарстанның шәһәр һәм районнарында гомуми мәйданы 150,6 мең кв. м булган 108 йөкләмә төзеләчәк.

Казанда 774 фатирга 5 йөкләмә төзелеше тәмамланган һәм күченергә әзерләнә. Дүрт яңа йөкләмә «80 лет Победы» ТКда («Салават Купере» районы), берсе — «Гаилә» микрорайонында урнашкан. Шул ук районнарда 1528 фатирга 5 йөкләмә төзелеше параллель рәвештә алып барыла.

Яр Чаллыда 6 йөкләмә (942 фатир), Түбән Камада — 2 йөкләмә (һәрберсендә 170 фатир) төзелә. Әгерҗе, Арча, Лаеш, Менделеевск шәһәрләрендә, шулай ук Алексеевск, Кукмара, Сарман районнарында һәм республиканың башка муниципаль районнарында актив төзелеш бара.

Дәүләт торак фондының социаль ипотека программасы «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектының төп бурычларыннан берсен — гражданнарыбызны торак белән тәэмин итүне арттыруны үтәргә мөмкинлек бирә.


Нет комментариев