Җәмгыять һәм без

Депутат: студент тулай торагына түләү стипендиянең 10 процентыннан артмаска тиеш

Дәүләт Думасы депутаты Сергей Миронов студентлар өчен тулай торак бәясе артык югары булмаска тиеш дип белдерде.

Аның фикеренчә, тулай торак өчен айлык түләү студент стипендиясенең 10 процентыннан артмаска тиеш.


“ТАСС” агентлыгына биргән әңгәмәсендә ул чит шәһәрләрдән килгән барлык студентларга уку башлану белән үк тулай торакта урын бирү мөһимлеген әйткән. Депутат фикеренчә, югары уку йортлары каршында арзанлы һәм җитәрлек күләмдә студент тораклары булдыру зарур.


Сергей Миронов шулай ук абитуриентлар өчен гамәлдә булган чикләүләргә дә тукталды. Хәзер укучылар берьюлы биш югары уку йортына гына документ тапшыра ала. Депутат сүзләренчә, әлеге мәсьәләне экспертлар белән фикер алышырга мөмкин, әмма биш уку йорты сайлау өчен җитәрлек дип санала.
Ул абитуриентларга документларны төрле дәрәҗәдәге уку йортларына бүлеп тапшырырга киңәш иткән. Мәсәлән, бер абруйлы университет, берничә урта дәрәҗәдәге уку йорты һәм өстәмә вариантлар сайлау укырга керү мөмкинлеген арттырырга ярдәм итәчәк, дип билгеләгән парламентарий.

Чыганак “Татар-информ”.


Нет комментариев