Электрон ташу документларын куллану 1 сентябрьдән мәҗбүри булачак
140-ФЗ санлы Федераль закон нигезендә, 2026 елның 1 сентябреннән электрон ташу документларына (ЭТД) мәҗбүри рәвештә күчү башлана. Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе хәбәр итүенчә, яңалыклар автомобиль, һава һәм тимер юл йөк ташуларына кагылачак.
Мәҗбүри тәртиптә электрон форматка түбәндәгеләр күчерелә:
-
экспедиторлык документлары (экспедиторга күрсәтмә, экспедиторлык һәм склад квитанцияләре);
-
һава йөк ташулары өчен йөк накладнойлары;
-
транспорт накладнойлары;
-
йөк ташуга заказлар (гаризалар).
ЭТД белән эшләү процессның барлык катнашучылары өчен дә мәҗбүри була: йөк җибәрүче, ташучы һәм йөк алучы. Рәсмиләштерелгән документларны Россия Минтрансы операторлык итә торган «ЭТД дәүләт мәгълүмат системасы»на (ЭТД ДМС) җибәрергә кирәк. Системага керү махсуслаштырылган операторлар аша гамәлгә ашырыла, аларның исемлеге министрлыкның рәсми сайтында урнаштырылган. Әлеге операторлар эшчәнлегенең регуляторы — Россия Федераль салым хезмәте.
Салым хезмәте эшмәкәрләргә хәзер үк контрагентлар белән үзара хезмәттәшлекне пилот режимында электрон форматка күчерә башларга тәкъдим итә.
Теманы җентекләп өйрәнергә теләүче эшмәкәрләр һәм хакимият органнары вәкилләре өчен 2026 елның 25 мартында сәгать 10:00 да бушлай вебинар узачак. Тема: «Электрон ташу документларын куллануга күчү турында».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев