Элмира Гыйбасева: “Төп бурычым балаларда ана теленә мәхәббәт тәрбияләү, ана телебезне саклау һәм киләчәк буынга да ана телебезне өйрәтү, аны онытмаска өндәү”
Апас урта мәктәбендә “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы -2026” Бөтенрәсәй һөнәри бәйгесенең зона этабы узды.
(5 нче февраль, “Апастово-информ”)
Биредә Апас. Буа, Кайбыч, Кама-Тамагы, Тәтеш районнарының иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучылары һөнәри осталыкта көч сынаштылар һәм тәҗрибә уртаклаштылар.
Районыбыз кунакларын район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Гөлүсә Галләмова сәламләде.
“Хөрмәтле кунакларыбыз, бәйгедә катнашучы укытучылар! Рөхсәт итегез сезне барыгызны да район башлыгы Айрат Җиһаншин исеменнән сәламләргә. Әлеге иң мөһим дип саналган бәйгенең безнең районда булуына без бик шат. Чөнки туган телләрне, гореф-гадәтләребезне саклау иң мөһим сорауларның берсе булып тора. Катнашучыларга уңышлар, балалар белән уртак тел табып эшләвегезне телим”, - диде Гөлүсә Наил кызы.
Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлүсә Галләмиева да әлеге зур бәйгенең Апас районының иң матур мәктәпләренең берсендә узуына горурлануын белдерде.
“Апас урта мәктәбе бик матур, ямьле. Килеп кергәч үк бизәлешләре татар мохитын күрсәтә. Һәр почмагы: “Без монда татар телен яратабыз, татар телен үстерәбез, телебезне һәм гореф-гадәтләрне саклауга зур игътибар бирәбез”, - дип кычкырып тора. Татар теле укытучылары өчен аерым бәйге булу да зур хөрмәткә ия. Барыгызга да уңышлар телибез”, - диде Гөлүсә Булатовна.
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге җитәкчесе Энҗе Гыйззәтуллина бәйгене уздыруда уңай шартлар тудырган өчен рәхмәтен ирештерде.
“Бу бәйге берничә елдан бирле уздырылып килә. Республикабыз укытучылары белән бергә башка төбәкләрдә татар теле һәм әдәбияты укытучылары да катнаша ала. Республикабызның 9 районында үткән бәйгеләрдән иң зур балл җыйган укытучылар республика этабына киләчәк. Иң-иңнәре Бөтенрәсәй бәйгедә Татарстан данын яклаячак”, - дип таныштырды Энҗе Хәбир кызы.
Апас районы данын Биеш урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Элмира Гыйбасева яклады.
Ул ике дистә елдан артык балаларда туган телгә мәхәббәт тәрбияли, гореф-гадәтләрне саклауга зур өлеш кертә.
“Казан Дәүләт педагогика университетын тәмамлап кайткач Кабеккүпер мәктәбендә эшләдем. Бүгенге көндә Биеш мәктәбендә белем бирәм. Минем осталыгымны күреп шундый бәйгедә катнашырга чыгуым белән горурланам. Төп бурычым балаларда ана теленә мәхәббәт тәрбияләү, ана телебезне саклау һәм киләчәк буынга да ана телебезне өйрәтү, аны онытмаска өндәү”, - диде Элмира ханым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев