ДАИ Казан автошколаларын массакүләм тикшерә
Шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, тикшерү киләчәк йөртүчеләрне әзерләү сыйфатын күзәтү өчен үткәрелә. Аерым игътибар транспорт чарасының техник торышына, шулай ук уку автомобиле өчен кирәкле барлык җиһазларның һәм документациянең булуына юнәлдерелә.
Тикшерүнең вакытлы нәтиҗәләре буенча, төрле автошколаларның 9 инструкторына карата хатлар төзелгән инде.
Нет комментариев