Җәмгыять һәм без

Геленджикта пилотсыз очкыч һөҗүме: дүрт бала һәлак булган

Краснодар краеның Геленджик курорт-шәһәренә керүче Архипо-Осиповка авылында пилотсыз очкыч һөҗүме нәтиҗәсендә дүрт бала һәлак булган. Бу хакта ТАСС хәбәренә сылтама белән “Татар-информ” яза.

Мәгълүматларга караганда, РФ Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Мария Львова-Белова сүзләренчә, хәзерге вакытта тагын өч бала хастаханәдә дәвалана. Берсенә операция ясалган, калган икесен табиблар тикшерә. Балалар төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.
Элегрәк алты кешенең һәлак булуы турында хәбәр ителгән. Соңрак корбаннар саны җидегә җитүе мәгълүм булды.
Соңгы мәгълүматларга караганда, зыян күрүчеләр саны 58 кешегә җиткән.

Чыганак “Татар-информ”.


Нет комментариев