Уңган, гүзәллекә гашыйк хатын-кыз нинди эшкә тотынса да, ялт иттереп башкарып чыга.
Апаста яшәүче Гөлнара Тимерҗанова да шундый гүзәл затларның берсе. Кул эшләре остасы буларак таныш Гөлнараның төрле төсле җепләр кушып, бер-берсен кабатламаган бизәкләр белән, кул һәм күңел җылысын кушып бәйләнгән башмакларын, күлмәкләрен күпләр күргәндер. Әмма ул тудырган матурлык кул эшләре белән генә чикләнми. Балачактан ук тәм-томнар пешерергә, мул итеп табын корырга бик яраткан Гөлнара якыннарын тәмле ризыклар белән дә сыйлый. Ул ризыклар соклангыч матур да, телеңне йотарлык тәмле дә.
- Кечкенә чакта гел әни янында бөтерелдем. Аш-су әзерләсә дә, кул эшләренә утырса да, мин һәрчак аның янәшәсендә булдым. Һәр эшен игътибар белән күзәтә идем. Тора-бара үзем дә тотынып карадым. Аш-суны әзерләүне аеруча яраттым. Үзем хуҗабикә булгач, һәрчак гаиләмне тәмле итеп сыйлыйсым килә иде. Интернет барлыкка килгәч, яңа рецептларны аннан өйрәндем. Күбрәк үзенчәлекле ризыкларга игътибарым артты. Аларны тизрәк пешереп, әзерләп карый идем. Аннан соң матур итеп бизәп табынга чыгардым. Беренче бәя бирүчеләр дә балаларым булды. Аларның “тәмле” дигән сүзләре мине тагын да канатландырды. Шулай итеп һаман яңалыкка омтылдым. Тора-бара эш тәҗрибәм дә артты, - ди Гөлнара үзе.
Гөлнара һөнәре буенча кондитер. Казанда белем алып, беренче хезмәт тәҗрибәсен кондитер фабрикасында узган. Бүгенге көндә башка юнәлештә хезмәт итсә дә, өйгә кайткач исә яраткан шөгыленә керешә. Ни генә пешерми дә, ни генә ясамый. Кичләрен файдалы эшкә багышлый. Балалары кайтуга, ярымфабрикатлар да әзерләп куя.
- Кичләремне бушка узырмаска тырышам. Үземә һәрвакыт максат куям. Максат куеп эшләсәң генә, нәтиҗә була. Пилмәннәр, мантыйлар, өчпочмаклар, гөбәдияләр ясап катырам. Соңгы вакытта фольгадан ясалган савытларга ит бәлешләре ясап, морозильникка куям. “Французча ит” ризыгын да алдан әзерләп катырам. Тик өстенә сыр салмыйм. Балалар кайткач, тиз генә алам да, пешерергә куям. Ярымфабрикатларны балаларга да күпләп җибәрәм, - ди ул.
Аш-су — җан рәхәте, бизәү — күңел ялы
Табыннары һәрчак телеңне йотарлык сый-нигъмәттән сыгылып тора Гөлнараның. Андагы ризык күзләрне иркәли. Тәмле хуш исләре әллә кайлардан борынны кытыклый. Төрле гаилә бәйрәмнәрен, туган көннәрне үткәргәндә дә өстәлен үз куллары белән тудырган тәм-томнар бизи аның. Соңгы вакытта ул үзенчәлекле, заманча ризыклар, кабымлыклар әзерләү белән дә мавыга.
- Аш-суны тәмле итеп әзерләү генә түгел, аны өстәлгә зәвыклы итеп чыгару да мөһим. Кунак табыны әзерләгәндә матурлыкка игътибар итәргә кирәк, дип уйлыйм. Кунак чакырганда, яңа ризыклар әзерләргә тырышам. Төрледән-төрле кабымлыклар, салатлар ясыйм. Бернинди авырлыгын да, кыенлыгын да сизмим. Кайберләре аеруча тиз, җиңел әзерләнә. Нибары 10 минут вакыт һәм күңелеңне биреп, эшләргә кирәк. Соңыннан аларны төрлечә бизим дә әле. Бизәү эшен аеруча да яратып башкарам. Күпләргә вак эш булып тоелса да, минем өчен ул күңелгә рәхәтлек бирә. Мин ул эштән армыйм, киресенчә ял алам, - ди Гөлнара.
Бер булганнан бар да була, диләр. Гөлнара кул эшләрен дә онытмый. Соңгы вакытта исемле мунчалалар үрү белән дә шөгыльләнә ул.
- Аш-суга күңел тартылмаган көннәрдә кул эшенә утырам. Ул җаныма тынычлык, рәхәтлек бирә. Бәйләргә бала чагында ук әнидән өйрәндем. 7 сыйныфта укыганда үземә кофта бәйләп кидем. Әнием дә кул эшенә бик оста. Ул безгә озын пальтога кадәр тегеп бирде. Кул эшләренә өйрәткәне өчен әниемә рәхмәт. Кулларыма сөенәм”,- ди ул.
Аллы-гөлле гомернең серләре
Гөлнара йорты да яшеллеккә күмелгән. Тәрәзә төпләрен төрле гөлләр бизи аның. Бүлмәсендә дә гөлләр күпләп үсә. Гөлләр телен аңлаучы Гөлнара үстерү серләрен дә яхшы белә. Яктылык җитмәгән вакытта, махсус яктырткычлар куя, суын да сибә, тукландырырга да онытмый. Җәен бакчасын да аллы-гөлле чәчәкләргә күмә.
- Гөлләр, чәчәкләр – гүзәллек дөньясы ул. Мин гөлләремне бик яратып тәрбиялим, алар белән сөйләшәм, хәлләрен беләм. Гөлләргә дә күңел җылымны өләшәм. Аларны да гел кайгыртып торырга, вакытында суын сибәргә, махсус ашламалар белән “сыйларга” да кирәк, - ди ул.
Гүзәллекне күңеле белән тоеп, аны күрә белгән кеше генә, үзе дә матурлык тудырып, тирә-юньдәгеләргә өләшергә сәләтледер, мөгаен. Уңган хуҗабикә Гөлнара Тимерҗанованың күңелендәге матурлык кулларыннан гөл бул тама.
Нет комментариев