Апас Сабан туеның кече сәхнәсендә көн дәвамында матур чыгышлар яңгырады. Биредә Кече Болгаер, Зур Күккүз, Түбән Биябаш, Шыгай, Кече Бакырчы, Багыш, Шәмбалыкчы авылы мәдәният хезмәткәрләре һәм үзешчәннәре тарафыннан иҗат бәйгесе барды.
Әлеге чара Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан оештырылды. Барлык авыллар да зур әзерлек белән килгән иде.
Иҗат бәйгесендә гран-прига Кече Болгаер мәдәният йорты лаек булды. 1 урында – Шыгай, 2 урында Зур Күккүз, Кече Бакырчы, 3 урында – Шәмбалыкчы, Урта Биябаш, Багыш авылы мәдәният хезмәткәрләре оештырган чыгышлар. Аларга Сертификатлар бирелде.
Нет комментариев