Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять һәм без

Гыйнвар өчен кемнәргә өстәмә хезмәт хакы түлиләр?

Кайбер татарстанлылар гыйнвар ае өчен хезмәт хакына өстәмә алачак. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Гыйнвар башында республикада биш көнлек эш атнасы буенча эшләүчеләр 11 көн рәттән ял итте. Әмма сменалы график буенча эшләүчеләр, шулай ук эш бирүчеләр тарафыннан эшкә җәлеп ителгән башка категория хезмәткәрләр бу көннәрдә дә эшләде.

Хезмәт кодексына буенча, бәйрәм көнендә эшләү икеләтә күләмдә түләнергә тиеш. Гыйнвар аенда бәйрәм көннәре 1еннән 8енә кадәр дип санала. Әлеге чордагы һәр эш көне өчен хезмәткәргә хезмәт хакы икеләтә исәпләнергә тиеш. Шуңа күрә татарстанлылар арттырылган хезмәт хакын февраль башында алачак.

Әгәр хезмәткәр бәйрәм көнендә тулы эш көне түгел, ә берничә сәгать кенә эшләгән булса, бу сәгатьләр дә икеләтә күләмдә түләнергә тиеш, диелә хәбәрдә.

Тулырак: https://intertat.tatar/news/gyinvar-ocen-kemnarga-ostama-xezmat-xaky-tulilar-5878028

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев