Апрель аенда Урта Балтай җирлегендә кибет яну очрагы да теркәлгән.
“Кибеткә зур зыян килде. Сәбәбе – шул ук электр белән бәйле дип фаразлана. Электр чыбыкларының көчәнешне күтәрә алмавы нәтиҗәсендә чыккан янгыннар бик күп”, - ди Раил Кашапов.
Янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләре кисәтә: язгы дымлы көннәрдә шәхси секторда янгыннар ешайган. Сәбәбе булып электр челтәрендә кыска ялганыш тора. Бер электр розеткасына берничә электр приборы тоташтыру, электр челтәренә артык көчәнеш ясау, электр чыбыкларының изоляциясенә зыян килү - болар барысы да янгын чыгу куркынычы тудыра. Электр чыбыгы вакыт узу белән кибә һәм ярыла башлый, ә бу үз чиратында кыска ялганыш барлыкка килүгә китерә. Шуңа күрә электр чыбыкларын вакытында алмаштырып торырга кирәк. Электр чыбыкларын монтажлау эшләрен бары тик белгечләргә генә башкарырга киңәш ителә. Электр чыбыкларына дым эләкмәсен өчен, яки башка төрле зыян килмәсен өчен чыбык каналларга, гофрага урнаштырылган булырга тиеш.
Алдан хәбәр иткәнчә, апрель аенда 3 янгын чыккан. 2 торак йортка һәм 1 кибеткә ут капкан.
Нет комментариев