Җәмгыять һәм без

Ясалма фәһем белән эшләүче иң югары хезмәт хакы алучы белгечләр билгеле

Ясалма фәһем технологияләрен кулланып эшләүче белгечләр арасында иң югары хезмәт хакы дата-сайентистларга тәкъдим ителә.

HH.ru вакансияләр мониторингы мәгълүматларына караганда, аларның уртача айлык хезмәт хакы 200 мең сум тәшкил итә. Программистлар исә уртача 126,2 мең сум ала. 


Исемлектә шулай ук сату һәм клиентлар белән эшләү буенча менеджерлар (110,3 мең сум), маркетологлар (91 мең сум), копирайтерлар, редакторлар, корректорлар, видеооператорлар, монтажчылар һәм дизайнерлар (уртача 83 мең сум) бар.


Ясалма фәһем белән эшләү күнекмәләренә ия укытучыларга уртача 74,2 мең сум хезмәт хакы тәкъдим ителә. SMM һәм контент-менеджерлар 73,2 мең сумга, ә сәркатипләр һәм җитәкче ярдәмчеләре 66,2 мең сумга исәп тота ала.


Мәгълүматлар hh.ru вакансияләр мониторингы нәтиҗәләренә нигезләнелгән. Бу хакта РИА Новости хәбәренә сылтама белән “Татар-информ” яза.
Чыганак “Татар-информ”.


Нет комментариев