Җәмгыять һәм без

Яшел Үзән - Казан трассасында җиңел автомобиль юл читенә төшеп капланган

Яшел Үзән - Казан автомобиль юлында юл-транспорт һәлакәте булган.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, җиңел автомобиль юл читенә төшеп киткән һәм әйләнеп капланган. Бу хакта “Татар-информ”га шаһитлар хәбәр иткән.
Фаҗига Үрнәк белән Дубровка арасындагы участокта килеп чыккан. Вакыйга урыныннан таралган видеода автомобильнең җитди зыян күрүе күренә.
Хәзерге вакытта һәлакәт урынында ЮХИДИ хезмәткәрләре эшли. Юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләре, шулай ук зыян күрүчеләрнең булу-булмавы ачыклана.

Чыганак “Татар-информ”.


Нет комментариев