Изге эштә Сатмыш авылы җирлеге, мәдәният һәм медицина хезмәткәрләре, китапханәчеләр катнашкан.
(17 апрель, “Апастово-информ”).
Районда читалык икеайлыгы дәвам итә. Һәркем тирә-юнебезне чистарту эшенә үз өлешен кертә. Шулай ук табигый байлыгыбыз булган сулыклар, елгалар, күлләр дә игътибар үзәгендә тора. Аларның тирә-юне дә тәртипкә китерелә.
Сатмыш җирлегенең тырыш хезмәткәрләре дә көннәр яхшыру белән Җидекизләү чишмәсенә өмәгә килгәннәр. Биредә чишмәнең яр буйларын чүп-чарлардан, каты-куралардан арындырып, тырмалап, җыештырып куйганнар.
Нет комментариев