Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять һәм без

Илһам Шакировка һәйкәл «Пирамида» янәшәсенә куелачак

Казанда РСФСР һәм ТАССР халык артисты Илһам Шакировка һәйкәл куелачак.

Монумент өчен урын инде билгеләнгән - ул җырчы исемендәге скверда «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексы янында пәйда булачак.
Сквер Илһам Шакиров исемен узган елның апрелендә аның тууына 90 ел тулу уңаеннан алды. Һәйкәлнең авторы - скульптор Денис Мельников. Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, узган атнада Казан мэриясе, Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм филармония вәкилләре катнашында күчмә киңәшмә узган. Аның нәтиҗәләре буенча шәһәрне үстерү институтына скверның архитектура планын әзерләү йөкләнгән.


Бу хакта “Татар-информ” язган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев