Җәмгыять һәм без

Илсур Метшин: Казан Россия – АСЕАН саммитына тулысынча әзер

Казан бу атнада узачак Россия-АСЕАН саммитын уздырырга әзер.


Халыкара форумда катнашучыларны кабул итү өчен шәһәрдә рәсми делегацияләр хәрәкәте маршрутлары буенча җиде юл ремонтланган һәм чәчәкләр бизәлеше көчәйтелгән. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин хәбәр итте. 

"Алда бик җаваплы атна. Иртәгә үк Казанга саммитта катнашучылар килә башлаячак. Шәһәр чарага тулысынча әзер. Бик кыска вакыт эчендә бик зур эш күләме башкарылды", - дип билгеләде мэр. 

Метшин ассызыклаганча, мондый дәрәҗәдәге чараларны уздыру Татарстан башкаласына зур ышаныч белдерә һәм шәһәрнең киләчәк үсешенә ярдәм итә. 

"Һәр халыкара чара Казаныбызны һәм аэропорттан башлап кунакханә хуҗалыгына кадәр кунакларны кабул итә белүебезне яңа дәрәҗәгә күтәрә. Бу барлык шәһәр хезмәтләре өчен зур җаваплылык", - диде ул. 

Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясе (АСЕАН) унбер даими катнашучы Илне үз эченә ала: Бруней, Көнчыгыш Тимор (2025 елның октябреннән), Вьетнам, Индонезия, Камбоджа, Лаос, Малайзия, Мьянма, Филиппин, Сингапур һәм Таиланд. Папуа-Яңа Гвинея махсус күзәтүче статусына ия. 

Россия-АСЕАННЫҢ бишенче саммиты 17-19 июньдә узачак. Анда РФ Президенты Владимир Путин катнашырга ниятли. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, ул агымдагы елның иң мөһим халыкара вакыйгаларының берсе булачак. Россия – АСЕАН эшлекле форумы программасы бастырылды инде.

Чыганак – “Татар-информ”


Нет комментариев