Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять һәм без

«Имин тәгәрмәч-2026» бәйгесенең җиңүчесе билгеле

Каратун мәктәбендә яшь юл хәрәкәте инспекторлары отрядларының «Имин тәгәрмәч-2026» Республика конкурсының муниципаль этабы узды.

(20 апрель, “Апастово-информ”).


Конкурс программасына шәхси-команда зачетында 6 станция кертелгән иде: «Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүчеләр», «Беренче ярдәм күрсәтү нигезләрен белү», «Автошәһәрчек», «Велосипедны фигуралы йөртү», «Тормыш иминлеге нигезләре» һәм «Иҗади номер».


Конкурста 18 мәктәп командасы катнашты. Конкурс йомгаклары буенча иң яхшы 5 команда билгеләнде: 
1 урында -Каратун мәктәбе, 2 урында - Биеш мәктәбе, 3 урында -Апас мәктәбе, 4 урында - Бакырчы мәктәбе, 5 урында - Иске Йомралы мәктәбе.
Барлык катнашучыларга да сертификатлар һәм бүләкләр тапшырылды. Муниципаль этапның җиңүчесе, Каратун урта гомуми белем бирү мәктәбе, район данын якларга конкурсның республика этабында катнашачак, ул май ахырында Түбән Камада узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев