Бүген иртән яуган көчле яңгырдан соң Казанның берничә урамында су җыелды.
Шәһәр халкы социаль челтәрләрдә автомобильләр су ерып йөргән урыннардан төшерелгән видеолар белән уртаклаша.
Кайбер юл участокларында хәрәкәт кыенлашкан. Машина йөртүчеләргә сак булырга һәм юл шартларын исәпкә алып йөрергә киңәш ителә.
Чыганак “Татар-информ”.
Нет комментариев