Иске Әнәле мәчетенә 30 ел
Җәмгыять һәм без

Иске Әнәле мәчетенә 30 ел

Чыганакларда Иске Әнәле авылында мәчетнең тарихы 100 елдан да артып китә дигән хәбәрләр бар.

1917 елгы инкыйлабның әсәре булып, динсез һәм денсез кешеләр мәчет манараларын кисү тора. 1929 елда исә мондый кешеләр яктылык, нур чыганагы булган Иске Әнәле мәчетенең манарасын кисәләр. 1929-1931 елда мәчет бинасын мәктәп буларак, 1931 елдан 2014 елга кадәр  клуб, китапханә буларак кулланалар. Илебездә  күтәрелеш чоры башлангач, 1992 елның 21 гыйнварында яңа мәчет төзү мәсьәләсе карала. Авылда яңа мәчет 1996 елның 7 июнендә ачыла. Имамнар булып төрле елларда Вафа, Гариф, Барый, Закир, Гапделвәли, Вазыйх, Рашат, Фарук, Рифкат абыйлар имамлык иткән. Бүгенгесе көндә авылда имам-хатыб вазыйфасын Мостафа хәзрәт алып бара ("Гасырлар сагында манаралар").

Мәчетле авыл - нурлы авыл ул. Иске Әнәле мәчете районыбызда актив мәчетләрдән санала. Мәчетнең манарасыннан биш вакыт азан яңгырый, дини укулар алып барыла, балаларның җәйге ялы оештырыла, танылган хәзрәтләр катнашында вәгазь кичәләре үтә, махсус операциядә катнашучы егетләребезгә ярдәм күрсәтелә (бу әле тулы исемлек түгел).

Бүген дә, 30-еллык уңаеннан, матур мәҗлес оештырылды. Махсус кунак булып, Казанның "Ал Таң" мәчете имамы, якташыбыз Ирек хәзрәт Җиһаншин кайтты. Ул, җыелган кардәшләргә, үзенең теләк үә догаларын, күркәм вәгазь-нәсыйхәтләрен ирештерде. Шулай ук чарада имам-мөхтәсиб Рәис хәзрәт Нигъмәтҗанов, күрше-тирә авыл имамнары һәм авыл халкы катнашты. Рәис хәзрәт район башлыгы Айрат Габделхак улы Җиһаншин исеменнән мәчетне төзекләндерүдә зур өлешен керткән кардәшләребезгә рәхмәт хатлары тапшырды. Чара тәкбир әйтү, Коръән уку, дога кылу, вәгазь сөйләү белән үрелеп барды. Җыелган авылдашлар корбан итеннән пешерелгән сый-нигъмәт үә тәгамнәр белән сыйланды, күмәк рәвештә догалар кылды.

Йә, Раббыбыз Аллаһ! Сиңа гына гыйбадәт кылабыз, Синнән генә ярдәм сорыйбыз! Мәчет-мәхәлләләребезгә, мәдрәсәләребезгә бәрәкәт бир! Манаралардан яңгыраган азаннар бик күпләрнең дингә кайтуына сәбәпче булса иде

 


Нет комментариев