Иске Йомралы авылында яшәүче Мөнирә әби Кашафетдинова 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады
Җәмгыять һәм без

Иске Йомралы авылында яшәүче Мөнирә әби Кашафетдинова 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады

Акъәбигә изге теләкләр, район башлыгының котлаулары ирештерелде.

(29 август, “Апастово-информ”).

  Мөнирә әби Кашафетдинова гомер бәйрәмен газиз балалары, якыннары янәшәсендә каршылады. Иртәдән үк күп котлаулар кабул итте. Район башкарма комитетының эшләр идарәчесе Ринат Гыйльфанов район башлыгы Айрат Җиһаншинның Котлау открыткасын тапшырды, изге теләкләрен ирештерде. Иске Йомралы авыл җирлеге башлыгы Рамил Моратов барлык авылдашлар исеменнән олы хөрмәтен белдерде.

  Мөнирә әби Кашафетдинова бүген балалары, онык-оныкчыкларының олы тәрбиясендә, кадер-хөрмәттә яши. Ә тормышта төрлесен кичергән ул.  Мөнирә әби гомер буе колхозда авыр хезмәтләр башкарган. Гектар-гектар чөгендер эшкәртүләр үзәгенә үткән аның. Ындыр табагында, кырда, азык хәзерләү цехында эшләгән. Шәриф абый белән кавышып, ишле гаиләгә килен булып төшкән ул. Бер-бер артлы 3 балага гомер биргәннәр. 7 генә ел парлы гомер кичергәннән соң, 29 яшендә тормыш иптәшен фаҗигале төстә югалта ул. Мөнирә әби балаларын җылы гаилә кочагында үстерү өчен бөтен көчен куя. Бүген дә алар өчен өзелеп яши. Үзенең дә урыны түрдә, кадер-хөрмәте зур аның.


Нет комментариев