Изге Рамазан аенда игелекле гамәлләр дәвам итә
Кайбыч районының Федоровское авылында яшәүче Германиядә хезмәт иткән Совет гаскәрләре төркеме ветераны Хәбир Нәбиуллин Югары Акхуҗа авылында гомер итүче Зиннурова Фәрзәнә Васил кызы гаиләсенә ятим балаларга ярдәм йөзеннән мультиварка бүләк итте.
(16 март, "Апастово-информ").
Фәрзәнә апаның тормыш юлы җиңелләрдән булмаган. Язмыш аны бик нык сынаган: ул алты баласының бишесен җир куенына салган. Шундый зур кайгылар кичерсә дә, Фәрзәнә апа рухын сындырмыйча, тормышка өметен югалтмыйча яши.
Бүген өч оныгы аның тәрбиясендә. Аларны үз канаты астына алып, опекун булып тора. Фәрзәнә апа алар өчен әти дә, әни дә, терәк тә, таяныч та.
Моннан тыш, Фәрзәнә апа - авылның һәвәскәр шагыйрәсе дә. Ул күңел түреннән чыккан хисләрен шигырь юлларына сала.
Изге айда кылынган әлеге игелекле гамәл Фәрзәнә апа гаиләсе өчен зур ярдәм һәм җылы игътибар билгесе булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев