Карамасар авылында язгы өмәләр бара. Алар бергәләп чистарту эшләре алып бара, чәчәкләр утырта.
(14 май, “Апастово-информ”)
“Өмәләрдә катнашу уртаклык хисе тудыра һәм социаль элемтәләрне ныгыта. Кешеләр уртак максат өчен бергә эшләгәндә, алар бер-берсен яхшырак аңлый башлыйлар, үзләрен зур бергәлекнең бер өлеше итеп тоялар. Авылыбызның бердәм халкы чисталыкка, матурлыкка өлеш кертә”, - ди Раилә Салавиева.
Карамасарлылар “Хәтер бакчасы”нда чәчәкләр утыртканнар. Чишмә буйларын да пөхтәләп куйганнар. Авылның көмеш волонтерлары тиешсез җирдә үскән агач-куакларны кисү эшен дә оештырган.
Нет комментариев