Каратун авылында яшәүче Назыйм бабай Гәрәев 90 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үтте
Җәмгыять һәм без

Каратун авылында яшәүче Назыйм бабай Гәрәев 90 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үтте

Юбилярны котларга балалары, якыннары җыелды - өй эче кунаклар белән тулды, мул сыйлы табыннар әзерләнде.

(25 март, “Апастово-информ”).


Район башлыгы исеменнән коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Салават Закиров, Биеш авыл җирлеге башлыгы Рамил Вәлиев Назыйм бабайны ихлас күңелдән котлап, иң изге теләкләрен җиткерделәр һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.


Назыйм бабай балачакта ук зур фаҗигагә эләгеп, сәламәтлеге ягыннан кыенлыкларга дучар була. Әмма бу сынау аны сындырмый: ул гаилә кора, балалар үстерә. Тормыш иптәше Әлфинур апа белән дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Үзе исә гомер буе колхозда намуслы хезмәт куя - фермада эшли, бозаулар карый, атлар җигеп тырышып хезмәт итә.


“Әти гомер буе тырыш булды. Беркайчан да кимсенеп яшәмәде, һәрчак хезмәттә булды. Хәзер дә тик утырмый ул - карын да көри, шушы көнгә кадәр терлекләр дә карашты. Хәрәкәттә булып, тормышка сөенеп, шөкер итеп яши белә әтиебез”, – ди кызы Гөлфия апа.


Нет комментариев